news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә исәпкә алу кампаниясе башланды

Илнең яңа тарихында бу инде өченче җанисәп: моңа кадәр ул 2002 һәм 2010 елларда үткәрелде.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ил күләмендә Бөтенроссия халыкны исәпкә алу кампаниясе старт алды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиянең яңа тарихында бу инде өченче җанисәп: моңа кадәр ул 2002 һәм 2010 елларда үткәрелде. Хәзергесе алдынгы технологияләрне киң куллану белән аерылып тора. Анда исәпкә алучының өйгә килгәнен көтеп, традицион форматта гына түгел, ә мөстәкыйль рәвештә дә (Дәүләт хезмәтләре порталында, Күп функцияле үзәктә яки стационар исәпкә алу участокларында) катнашырга мөмкин.

Исәпкә алучылар, элеккеге кебек үк, йорт һәм фатирларны йөреп чыгачак, әмма монда да алдынгы технологияләрне онытмаганнар – аларга электрон исәпкә алу бите булган кушымта урнаштырылган планшетлар биреләчәк. Росстатта билгеләп үтүләренчә, мәгълүматларны цифрлы форматта җыю аларны алга таба тапшыру һәм эшкәртү процедурасын сизелерлек җиңеләйтәчәк.

Дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу битен census.gosuslugi.ru адресы буенча табарга мөмкин. Аны тутыру өчен расланган яки стандарт аккаунт кирәк. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, әлеге опциядән 100 миллионга якын россияле файдалана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100