Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матвиенко: Россиядә коронавируска бәйле хәл катлаулы, әмма локдаун кертергә нигез юк
Бу максатка ярашлы түгел, чөнки соңыннан аның кешеләр өчен дә, тулаем алганда ил өчен нәтиҗәләре бик аяныч булачак, дип искәртте Федерация Советы рәисе.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында гомумфедераль локдаун кертү өчен нигез юк. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко RT телеканалына шулай дип белдерде.
«Вазгыять катлаулы булса да, гомумфедераль локдаун кертү өчен бернинди нигез юк. Шунлыктан бизнесны да, предприятиеләрне дә, кешеләрне дә тынычландырасым килә», — дип искәртте Матвиенко.
Аның сүзләренчә, бу максатка ярашлы түгел, чөнки соңыннан аның «кешеләр өчен дә, тулаем алганда ил өчен нәтиҗәләре бик аяныч булачак».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз