news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Мэры ел укытучысы Мария Головановага 1 млн сумлык грант тапшырды

Казан укытучысы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды.

Казан Мэры ел укытучысы Мария Головановага 1 млн сумлык грант тапшырды
kzn.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казан Мэры Илсур Метшин кичә шәһәр Башкарма комитетында Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты. Казан укытучысы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды.

«Мин сезне җиңү белән котлыйм, сез булдырдыгыз, илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керү – лаеклы күрсәткеч, без сезнең белән горурланабыз», – диде Илсур Метшин. Ул Мария Головановага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын һәм квалификация күтәрү, белем бирү һәм башка эшчәнлек өчен 1 млн сумлык грант тапшырды, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңүгә бөтен илдән 83 укытучы дәгъва кылды, шуларның 15е суперфиналга чыгу хокукы өчен көрәште. Йомгаклау сынаулары нәтиҗәләре буенча 2021 елда Россиянең ел укытучысы исеменә Төмәннең 16нчы номерлы гимназиясе физика укытучысы Екатерина Костылева лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100