Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык санын алу вакытында исәпкә алучылар 360 мең электрон планшет куллана
«Планшет компьютерлар тулысынча үзебездә эшләнгән, бу безнең мәгълүматларга куркыныч янамас дигән гарантия», - дип аңлатты белгеч.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Бөтенроссия халык санын алу барышында исәпкә алучылар ил халкы турында мәгълүмат кертү өчен 360 мең электрон планшет кулланачак. Бу экологиягә таба бер адым ясарга һәм шактый кәгазьне янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде журналистларга брифингта Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов.
«Тагын бер яңалык - кәгазьдән баш тарту. Бу цифрлы гына түгел, ә экологик халык санын алу да. Без бер тонна кәгазьне янга калдырдык, эшне планшет компьютерларга күчереп, исәпкә алу кәгазьләрен бастырмадык», – диде спикер.
Смелов сүзләренчә, җанисәп барышында кулланыла торган планшетлар илебездә эшләнгән.
«Халык санын алу өчен 360 мең планшет компьютер әзерләнде. Бу тулысынча үзебезнекен булдыру карары: „тимер“дән башлап эчендә урнаштырылган кушымтага кадәр үзебездә эшләнгән. Бу безнең мәгълүматларга куркыныч янамас дигән гарантия», - дип аңлатты Павел Смелов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз