news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Милли музее директоры эштән китүе турында белдерде

Гөлчәчәк Нәҗипова ТР Милли музеен 2006 елдан бирле җитәкли.

Татарстан Республикасы Милли музее директоры эштән китүе турында белдерде

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова эштән китүе турында белдерде. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге битендә язган.

«Татарстан Республикасы Милли музеенда хезмәт итү вакытым тәмамланды. Моннан 36 ел элек мин Горький әдәби музее филиалына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә килдем, 14 ел элек мин Татарстан Республикасы Милли музее булган дөньядагы иң яхшы музейның генераль директоры булдым», — ди Гөлчәчәк Нәҗипова. 

«Киң масштаблы проектлар эшләгәндә ярдәм иткән һәм яңаларына рухландырган һәркемгә зур рәхмәт. Музейның якты киләчәге булыр дип ышанам», дип язган Гөлчәчәк Нәҗипова.

Гөлчәчәк Нәҗипова ТАССРның Минзәлә районы Тойгуҗа авылында туа, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, аннары шул ук югары уку йортында аспирантурада укый. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100