Түбән Камада завод директорлары шефлыкка алган мәктәп җитәкчеләре белән килешү төзеде

Мәктәп җитәкчеләре һәм предприятиенең директорлар корпусы очрашты.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» 18 мәгариф учреждениесе белән хезмәттәшлек һәм ярдәм турында яңа килешүләр имзалады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашу алдыннан 15 мәктәп һәм экология-биология үзәге җитәкчеләре яңа этилен комплексының төзелеш мәйданчыгында булды. Биредә алар киңкүләмле төзелеш баруын,  компаниянең төп стратегик проекты тормышка ашырылуын күрде. Бүген яңа производстволарга квалификацияле кадрлар кирәк.

Экскурсиядән соң мәктәп җитәкчеләре һәм предприятиенең директорлар корпусы очрашты. Бу очрашу заводның һәр директоры шефлыкка алынган мәктәп җитәкчесе белән бер өстәл артында якыннанрак танышсын һәм хезмәттәшлекне ныгытуда фикер алышсын өчен оештырылды.