Питрәч районында Халыклар ассамблеясе барлыкка киләчәк

Районда утыздан артык милләт исәпләнә.

(Питрәч, 15 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәч районында Халыклар ассамблеясе барлыкка киләчәк. Районда утыздан артык милләт исәпләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Татарстан Дуслык йорты директоры белән киңәшләшеп, без районда халыклар ассамблеясе вәкиллеге оештырырга кирәк дигән карар кабул иттек», — ди үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ләйсән Сәгыйрова.

Эшлекле утырыш идеяне тормышка ашыруда беренче адым булды. 7 милләт вәкиле — татар, рус, керәшен, үзбәк, әрмән, таҗик, украиннар чакырылган иде. Очрашуда алар бертавыштан Ассамблея барлыкка килүен яклап «әйе» дип тавыш бирделәр.

Тиздән анда катнашучылар өчен район мәдәният йортында махсус кабинет булачак. Очрашуларда алар проблемалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышып, бергәләп хәл итү юлларын таба алачак. Хореография, халык иҗаты, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәчәк, телләрне өйрәнәчәк, авыл халкы өчен төрле милли бәйрәмнәр оештырачаклар.

Бездә ел саен «Сабантуй» татар халык бәйрәме үтә. Хәзер исә башка халыкларның бәйрәмнәрен дә зурлап билгеләп үтәргә планлаштыралар. Мәсәлән, үзбәкләрнең «Пылау көне» һәм башка бик күп халык күңел ачулары.

Ассамблеядә катнашучыларның очрашулары Питрәчтә генә түгел, башка авылларда да узачак.

27 октябрьдә Питрәчтә ТР Халыклары ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре, шулай ук бу тема белән кызыксынучы башка районнардан килгән кунаклар катнашында күчмә утырыш узачак.

Утырышта йөзгә якын кеше булыр дип көтелә. Алар «Царево» торак комплексы мәктәбендә, район үзәгендәге «Бәләкәч» балалар бакчасында, Питрәч туган якны өйрәнү музеенда булачак. Район мәдәният йортында махсус күргәзмә оештырылачак. Кунаклар безнең районда халыклар дуслыгын популярлаштыру буенча эш алып барылганын күрә алачак.