Питрәч районы җирле «Ак калфак» оешмасына яңа җитәкче сайладылар

Питрәч районында эшлекле очрашу узды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы җирле «Ак калфак» оешмасына яңа җитәкче сайладылар. Җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Питрәчнең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина сайланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта шулай ук эш планнары билгеләнде. Татар милләтенең йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен тергезү, тарихын өйрәнү, кул эшләре белән шөгыльләнү, татар халык ашлары советын булдыру кебек мәсьәләлр күтәрелде.

«Татар кызчыгы», «Татар малае», «Ак калфак», «Минем шәҗәрәм», «Җәлил укулары» һ.б. бәйгеләрне югары дәрәҗәдә үткәрү максат итеп куелды.

Питрәч районында узган эшлекле очрашуда «Ак калфак» Бөтенроссия татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты Аппаратының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов, Питрәчнең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәбир Сәйфетдинов катнашты.