Казанлыларга торак һәм гаилә мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирәчәкләр

Консультациягә килгәндә, битлектән булу зарур.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте эшләвен дәвам итә. 20 һәм 23 октябрьдә юристлар гражданнарны бушлай кабул итәчәк һәм аларга торак һәм гаилә мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк. Бу хакта «Игелекле эшләр көне» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасыннан торак мәсьәләләре буенча консультация 20 октябрь 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Юристлар күчемсез милекне милек итеп рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка килешүләр төзү мәсьәләләре белән ярдәм итәчәк.

23 октябрь 12.00-14.00 сәгатьләрдә гаилә мәсьәләләре буенча юрист консультациясе узачак. Кабул итүне гаилә-хокук бәхәсләрендә уңышлы практика тәҗрибәсе булган белгеч, Татарстан Республикасы буенча бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова үткәрәчәк. Ул никах өзелгәндә, мөлкәтне бүлгәндә, никах контракты белән, балалар һәм алиментлар турындагы бәхәсләр, аталыкны билгеләү һәм башкалар турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

Кабул итүләр түбәндәге адрес буенча узачак: Калинин ур., 3 («Игелекле куллар» хәйрия склады). Консультациягә язылу өчен, алдан ук түбәндәге телефон буенча шалтыратырга кирәк: +7 (84-32) 36-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» матбугат хезмәте. Казанлыларга үзләре белән битлек алырга кирәк.