Казан балалар хастаханәләренә 1 меңнән артык китап һәм 400 вакытлы басма бүләк ителә

Сайлап алынмаган басмалар авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына һәм республиканың башка учреждениеләренә җибәреләчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Балалар хастаханәләрендә тиздән яңа китап киштәләре барлыкка киләчәк. Медицина учреждениеләренә 1 меңнән артык балалар китабы һәм 400 вакытлы басма тапшырылачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Игелекле китапханә» проекты кысаларында үткәрелә. Бүген 7нче шәһәр хастаханәсенә 300ләп китап һәм 50дән артык журнал тапшырылды.

«Моннан тыш, аларны 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсе, 8нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе, шулай ук 18нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең балалар стационары алачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Басмаларны җыю ике атна дәвам итте. Бу вакыт эчендә Казанның социаль объектларында яңа китап киштәләрен 2 меңнән артык китап тулыландырды.