Татарстанда архитектур биенналесында беренче тапкыр балалар программасы булачак

Иң сәләтле балалар Берлинга архитектур компанияларга экскурсиягә җибәреләчәк.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 24-26 октябрь көннәрендә Иннополиста узачак икенче Россия яшьләр архитектур биенналесында беренче тапкыр балалар программасы планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.

“Мондый чарада 9-10 сыйныфлар катнашуы безнең өчен бик мөһим. Без яшьтән профессионализмны үстерү яклы. 14-15 яшьтә инде шактый уңышлы бизнесменнар, киләчәккә планнары билгеләнгәннәре бар”, - диде Наталия Фишман-Бекмамбетова .

Ул иң сәләтле балалар Берлинга архитектур компанияларга экскурсиягә җибәреләчәген әйтте.

“Балалар архитектура мәктәбенең 15 эше финалда катнашачак. Финалга Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург эшләре кертеләчәк. Быел Берлинда биеннале финалистларының эше күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Бу чараның төп нәтиҗәсе – безнең укучыларның танылуы, балаларның заказ алуы гына түгел, бәйсез бюро булдырырга өйрәнүе”, - диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.