Россия Президенты Татарстандагы район судларына дүрт җитәкче билгеләде

Республиканың Яшел Үзән һәм Минзәлә районнары, шулай ук Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнары судларына яңа рәисләр билгеләнде.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Татарстандагы район судларына дүрт җитәкче билгеләде. Хокукый мәгълүмат порталында шул хакта хәбәр ителә.

«Константин Галишников Казанның Мәскәү районы судының яңа рәисе булды», - диелә хокукый мәгълүмат порталында.

Моннан тыш, республиканың Яшел Үзән һәм Минзәлә районнары судларының җитәкчеләре алышынды. Әлеге вазифага Азат Гыйльметдинов һәм Искәндәр Әхмәтҗанов билгеләнде. Александр Ковальчук Казанның Яңа Савин районы судының яңа рәисе булды.