Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында юеш кар көтелә

Көндез явым-төшем көтелми.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә синоптиклар яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелүен әйтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көндез явым-төшемнәр көтелми», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук республиканың бөтен территориясендә аязучан болытлы һава торышы һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил саклана. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..-1 градус булачак. Көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.