15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Быел Татарстанда урман янгыннары булмаган, Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” курсына чакыралар, Песошин Сычуань халыкара форумында чыгыш ясады.

Ибраһим Галимов истәлегенә бөтенроссия турнирында Лаеш көрәшчеләре җиңде / 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин, 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлев җиңгән. 

Быел Татарстанда урман янгыннары булмаган / Быел 15 апрельдән 10 октябрьгә кадәр урманнарда янгын куркынычы чоры игълан ителгән иде.

Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” курсына чакыралар / Курста проектлы укыту, тел өйрәтүдә яңа методикалар, чит тел өйрәнү тәҗрибәләре белән танышу һ.б. булачак.

Ульяновск мөселманнары кубогына футбол турнирында "Бәрәкәт" командасы җиңгән / Бу команда декабрь аенда Идел буе федераль округы футбол бәйгесендә Ульяновск өлкәсе өчен уйнаячак.

Фишман World Urban Park Congress чарасының Татарстан өчен файдасын әйтте / Форумга төрле илләрдән 120ләп эксперт-спикер киләчәк.

Алексей Песошин Сычуань халыкара форумында чыгыш ясады / ТР Премьер-министры эш сәфәре белән Кытайга килде.

Наталия Фишман: Мәрҗани мәчете каршында ислам бакчасы төзү хыялы бар / Эш башлар өчен Принц Кәрим Ага Хан IV премиясе әлегә алынмаган.

Татар кызы Лея Гарифуллина шахмат буенча дөнья чемпионатында җиңде / Екатеринбургта яшәүче яшь шахматчы уңыш серләре белән уртаклашты.

Татарстан Президенты һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары күргәзмәдә булды / Күргәзмәдә «Газпром» ихтыяҗлары өчен Татарстан предприятиеләре җитештерә торган инновацион һәм импортны алмаштыра торган продукция күрсәттеләр.

Миңнеханов «СИБУР» башлыгын һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасарын кабул итте / Иннополиста «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган киңәшмә узачак.

«Шомбай-fest» фестивале ябылу тантанасы «Әкият» курчак театры юбилеена туры килә / «Шомбай-fest» фестивале 23 октябрьдә башлана һәм 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.