Синоптиклар киләсе атна башына һава торышының нинди булачагын җиткерде

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атна башына һава торышының нинди булачагын җиткерде.

Иртәгә, 16 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә – +2..+7. Көндез максималь температура +6..+11 градус булачак.

Сишәмбе – 17 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Минималь һава температурасы төнлә – +2..+7, көндезге сәгатьләрдә максималь температура +7..+12 градус булачак.

18 октябрь – чәршәмбедә дә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән көндез кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә – 0..+5, көндез максималь температура +5..+10 градус була, дип хәбәр итә синоптиклар.