Сарманда үз гаиләләренә өлкән кешене кабул иткән гражданнар өчен семинар үткәрелде

Анда 16 район вәкилләре катнашты.
(Сарман, 15 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы "Шәфкать" үзәгендә "Өлкән кеше өчен гаилә" пилот проекты кысаларында үз гаиләләренә өлкән кешене кабул иткән гражданнар өчен семинар үткәрелде. Анда 16 район вәкилләре катнашты, дип яза район газетасы.Аларны иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Семинарда катнашучылар алдында белгечләр чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Катнашучылар шулай ук "Шәфкать" үзегенең эшчәнлеге белән таныштылар.