Сарман районы Илексаз авылы да"Урман атнасы" акциясеннән читтә калмады

Акция кысаларында 50 дән артык үсенте утыртылган.

(Сарман, 15 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). 2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә, дип яза җирле басма.

Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. “Акция кысаларында 50 дән артык үсенте (чыршы, пихта, декоратив имән, чия, слива агачлары) утырттык. Иганәчеләр - Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Әлмәтнең "Көньяк-көнчыгыш" идарәсе инспекторы Маннапов Наил Ягфарович, укытучылар, мәктәп хеезмәткәрләре, барлык укучылар катнашында узды.