Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне шимбәгә – ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәге җиткерә.

"4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә – ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 6 ноябрь дә ял көне булачак. Ә 3 ноябрь – җомгада эш көне бер сәгатькә кыскара”, – дип җиткергән Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловец.

Нәтиҗәдә, ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын 4, 5 һәм 6 ноябрьдә өч ял көне көтә.