16 октябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

Вакытлы уңайсызлык техник хезмәт күрсәтү эшләре белән бәйле.

(Казан, 15 октябрь,"Татар-информ"). 16 октябрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов, Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарында бетеп тора, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

8.00-17.00 сәгатьтә Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Вишневский урамы 49, 49а, 49б, 51; Ә.Еники урамы 3.

Шул ук вакыт аралыгында Киров районында – Воркута урамы 3, 6, 8, 9, 9а; Красиков урамы 51, 53, 55, 55а, 57, 59, 61, 62, 63, 64, 65, 66, 67, 68, 69, 70, 71, 72, 73, 74, 75, 76, 77, 78, 79, 80, 81, 82, 84, 86, 88, 90; Тепловозчылар урамы 65 нче йортта яшәүчеләр дә утсыз кала.

8.00-17.00 сәгатьтә Яңа Савин районында Адоратский урамы 34в, 36б; Чуйков урамы 79 адреслары буенча ут бетеп торачак.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча яшәүчеләр утсыз калачак: Матур микрорайонында (С.Габәши, Затлы, Матур, Җиңү проспекты, Урманлы урамнары) һәм Кукушкино бистәсендә (Загородная, Параллель Кисловодск, Параллельно-Прогонная, Парник, Поперечно-Прогонная, Прогонная урамнары).

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге алреслар буенча ут сүндерү планлаштырылган: Журналистлар урамы 3; Кирпичников урамы 8, 10, 12; Пионер урамы 13, 13а (20 нче гимназия), 19. Шул ук вакытта Карьер бистәсендә Әгерҗе, Переселенческая, Песочная, Фигурная, Ягодная урамнарында ут булмаячак.

Моннан кала, электр уты Вахитов, Яңа Савин һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм административ биналарда да бетеп торачак.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен планлы төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү эшләре белән бәйле.