Римма Ратникова: “Халык контроле” федераль проекты пенсионерларда хуплау тапты”

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында партиянең “Халык контроле” федераль проектын Татарстанда тормышка ашыру юллары турында сөйләштеләр

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында партиянең “Халык контроле” федераль проектын Татарстанда тормышка ашыру юллары турында сөйләштеләр. Очрашуда проектның Идел буе федераль округындагы координаторы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Лариса Яковлева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башлыгы Наил Хөснетдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республикада Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты вәкилләре катнашты.
Татарстанда әлеге проект агымдагы елның җәй ахырыннан бирле тормышка ашырыла. Нәкъ менә шушы чорда, моңарчы күрелмәгән корылык нәтиҗәсен сәбәп итеп, иң кирәкле азык-төлеккә бәяләр күтәрелә башлады.
Римма Ратникова сүзләренчә, бу проетка старт бирелү белән, махсус төркемнәр оештырылып, сәүдә нокталарына һәм ярминкәләргә рейдлар ясала башлаган. Бигрәк тә пенсионерлар әлеге акцияне хуплап каршы алган. Әмма башта халык контроленең нәрсә булуына, сәүдә үзәкләренә рейдлар вакытында нинди товарларның бәяләрен тикшерергә кирәк икәнлегенә кагылышлы кайбер сорауларга җавап табарга да кирәк булган. Нәтиҗәдә бик кирәкле азык-төлек товарларының исемлеге төзелгән.
“Халык контроле” проекты кысаларында “Бәхетле”, “Эссен”, “Эдельвейс”, “Пятерочка”, “Эссен продакшн АГ” кебек сәүдә челтәрләре вәкилләре арасында аңлату эшләре алып барылган. Кибетләрдә бәяләрне тикшерүче төркемнәрнең эшләве һәм беренче чиратта кирәк була торган азык-төлеккә бәяне күтәрмәү турында телдән килешүләр төзелгән. Кабат тикшерү һәм анализлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, махсус исемлеккә кергән товарларга бәяне чамасыз күтәрү очраклары күзәтелмәгән.
Региональ комиссия тарафыннан җыелган бөтен мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетына, ТР Дәүләт Советына, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсенә тапшырыла. Римма Ратникова дәүләт органнары белән бергәлектә эшләүнең уңышка ирешергә мөмкинлек бирүен ассызыклап үтте. “Алга таба тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк булачак. Чөнки базар үз кагыйләләрен урнаштыра, җитештерүчеләр күбрәк табыш алырга тели”, - дип белдерде Римма Ратникова.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын һәм хезмәт күрсәтүне үстерү һәм анализлау бүлеге җитәкчесе Валентина Попова сүзләренчә, министрлык туклану товарларына бәяләрне һәрвакыт контрольдә тота. “Татарстанда продуктларга бәяләрнең бер дәрәҗәдә торуы күзәтелә”, - диде ул һәм шул ук вакытта федераль законнарга иң кирәкле товарларга, продуктларга һәм хезмәтләргә бәяләрне җайга салуга кагылышлы үзгәрешләр кертү зарурлыгын әйтте.