Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурс башланды

Бу премия сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә өлеш керткән өчен бирелә. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге бүләккә яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, яшьләр программаларын тормышка ашыручы затлар дәгъва итә ала

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы татарның батыр йөрәкле шагыйре Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурс башлану турында хәбәр итә. Әлеге бүләк ике елга бер тапкыр, Татарстанның 30 яшькә җитмәгән талантлы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән узган аерым авторларга, яшьләр белән эшләүче коллективларга һәм иҗат берләшмәләренә тапшырыла.


Бу премия сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә өлеш керткән өчен бирелә. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге бүләккә яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, яшьләр программаларын тормышка ашыручы затлар дәгъва итә ала. Бер премия 100 мең сум тәшкил итә.


Конкурска дигән иҗат эшләрен Муса Җәлил исемендәге премия бирү буенча комитетка агымдагы елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча юлларга кирәк булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы.