Казанда кунакта - Ростов өлкәсе табиблары

Казанда Ростов өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Татьяна Быковская җитәкчелегендәге вәкиллеге сәфәр кыла.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Ростов өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Татьяна Быковская җитәкчелегендәге вәкиллеге сәфәр кыла. Аның составында – баш табиблар, сәламәтлек саклау идарәләре башлыклары, фармация өлкәсе вәкилләре.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген кунаклар “Дарулар турында дөрес мәгълүмат бирү – даруларны сыйфатлы куллануга бер адым” темасына Халыкара конференциядә катнашты, Республика клиник хастаханәсе белән танышты. Шулай ук югары медицина технологияләре өлкәсендә белем бирү Үзәге, “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесе, Төбәкара клиник диагностика үзәге, Диспетчер һәм мәгълүмат-аналитика үзәгендә булу планлаштырыла. Кич белән ростовлылар сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән очрашыр дип уйланыла.