Илдар Халиков быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен, торакны сафка бастыруның атналык графигын эшләү бурычын куйды

Ел ахырына кадәр калган 2 ай ярым вакыт эчендә Татарстанда тагын 600 мең кв. метрдан артык мәйданда торакны сафка бастырырга кирәк

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен, Премьер-министр Илдар Халиков торакны сафка бастыруның атналык графигын эшләү бурычын куйды. Шулай ук 2011 ел өчен торак төзелешен башлап калдыру да көнүзәк мәсьәлә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә торакны сафка бастыру мәсьәләләре буенча уздырылган видеокиңәшмәдә әнә шундый бурыч куелды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин яңгыраткан мәгълүматлардан күренгәнчә, 2010 елның узган 9 ае эчендә республикада 1 млн. 383 мең кв. метр торак сафка бастырылган. Бу быелгы план биременең 68,5 проценты гына. Ел ахырына кадәр калган 2 ай ярым вакыт эчендә тагын 600 мең кв. метрдан артык мәйданда торакны сафка бастырырга кирәк. Эшләрнең төп күләме социаль ипотека программасы өлешенә туры килә.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды мәгълүматларына караганда, октябрь башына социаль ипотека программасы буенча 4 мең фатирны эченә алган 278 мең кв. метр торак төзелгән. Төзелеш эшләре 9,7 млрд. сумлык финансланган. Сентябрь аенда 21 мең кв. метр торак сафка басып, эшләр 1 млрд. 314 млн. сумга финансланган. Киңәшмәдә финанслауның җитәрлек күләмдә алып барылуы, ә заказчылар һәм подряд оешмаларына объектларда эшләрне тизләтү кирәклеге искәртелде.

Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин чыгышын тыңлаганнан соң, Премьер-министр Илдар Халиков анда социаль ипотека йортларын сафка бастыруның тоткарлануы турында бер сүз дә әйтелмәвенә кисәтү ясады. Казанда бу тоткарлыклар җылылык трассаларын көйләү белән бәйле булса, хәзер хәл ителде, ди фондның башкаручы директоры. Баулыда подрядчы белән чыккан проблеманы хәл итү бара. Калган районнарда проблемалар юк, дип искәртте ул.
Министр Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 12 октябрьдә урыннарга чыгып Казанның социаль ипотека төзелешләрен тикшерү тагын бер проблеманы ачкан. Төзелгән йортларны тәрәзәләр белән тәэмин итүдә тоткарлыклар бар. Урамнардагы салкын һәм дымлылык тәрәзә куелмаган биналарда төзелешнең сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип ассызыклады ул. Тәрәзәләр белән тәэмин итүдә Дәүләт торак фонды хезмәттәшлек итүче "Авангард" фирмасы белән эшне тиешенчә оештырырга чакырды.

Тәлгать Абдуллин сүзләреннән аңлашылганча, сафка бастырыласы торак күләменең зур өлеше быел да декабрьгә калачак. Казанда, мәсәлән, декабрьдә 180 мең кв. метр, Чаллыда - 40 мең кв. метр чамасы мәйдандагы торакны сафка бастырырга кирәк. "Һәр ел бер үк хата кабатлана. Йортларның дүрттән бер өлешен сафка бастыру декабрьнең соңгы көннәренә кадәр сузыла. Калган мәйданны ноябрь –декабрь айларында тигез өлешләп сафка бастыру мөһим", -дигән бурыч куйды Илдар Халиков. Аның искәртүенчә, 2011 ел өчен торак төзелешен башлап калдыру да мөһим.

Министр Марат Хөснуллин белдергәнчә, 2011 елга күчүче югары әзерлектәге торак йортлар резервы буенча анализ ясалган. Аннан күренгәнчә, резерв кыскара. Бу ел ахырына 637 мең кв. метр торак сафка бастыру кирәклеген исәпкә алып, 2011 елга күчә торган югары әзерлектәге торак резервы 791 мең кв. метр тәшкил итәргә тиеш. Элекке елларда, министр искәрткәнчә, аның мәйданы 1 млн. кв. метрдан артык булган. Ә киләсе елда республикада 2 млн. кв метрдан артык мәйданда торакны сафка бастыру бурычы куела. Муниципалитетларга инде хәзердән 2011 ел өчен "мая" туплау эшен башларга кушылды (шул исәптән коммерцияле күпкатлы йортлар һәм аз катлы торак төзелеше өчен дә).