Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби бурычны үтәргә әзер
Татарстан хәрби комиссариатының Спас бүлегендә медицина комиссиясе үз эшен тәмамлады
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Татарстан хәрби комиссариатының Спас бүлегендә медицина комиссиясе үз эшен тәмамлады, дип хәбәр ителә “Яңа тормыш” газетасында.
Ил чикләрен сакларга китүче егетләрнең сәламәтлеген тикшергән белгечләрнең әйтүенә караганда, яшүсмерләрнең күпчелеге хәрби бурычларны үтәргә әзер. Көзге чакырылыш барышында районнан Кораллы Көчләр сафына 60 кеше китәргә тиеш. Аларның барысы да хәрби хезмәткә әзерләнеп хәрби-исәп белгечлеген үзләштергән. Гаилә корырга өлгергән яки карт әти-әниләрен караучы егетләр үз регионнарындагы хәрби частьларга җибәреләчәк. Кыскасы, ял көннәрендә аларга өйләренә кайтып килү дә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз