Чаллы шәһәре мэры сайланды

Шәһәр советының чираттагы сессиясе 25 октябрьгә билгеләнде, анда яңа сайланган шәһәр башлыгы ант бирәчәк

(Чаллы, 15 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда икенче чакырылыш Шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе булды. Анда Чаллы шәһәре мэры сайланды.
Сессияне муниципаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов ачты. Ул сессиядә катнашучыларны 10 октябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды.
Депутат Юрий Золотухин Васил Шәйхразиев кандидатурасын тәкъдим итте. “Шәһәр мэрын сайлаганда, без ярты миллион халык – кайчандыр шәһәр һәм “КАМАЗ” төзелешенә дип килгән иң көчле һәм ирек сөючән кешеләрнең балалары, оныклары һәм торыннары яшәгән территория өчен җавап бирәчәк кешене сайлавыбызны аңларга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте ул коллегаларына. – Узган сайлауларда Чаллы халкы тотрыклылык, куркынычсызлык, демократия һәм уңайлы яшәү шартлары өчен тавыш бирде. Боларның барысын да Васил Шәйхразиев тәэмин итә ала. Мэр вазифасына мин аның кандидатурасын тәкъдим итәм”.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында депутатларны шәһәр советына сайланулары белән котлады. “Узган сайлауларда Чаллы халкының актив катнашуы минем өчен куанычлы хәл булды. 66 процент – бу соңгы еллар өчен рекордлы күрсәткеч. Сайлауларны оештыручыларга, әлеге чараны югары дәрәҗәдә үткәрә алганнары өчен зур рәхмәт. Шәһәр советының әлеге составында төрле партияләр тәкъдим ителгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсен үтәп, Васил Шәйхразиев кандидатурасын шәһәр мэры вазифасына тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Соңгы алты айда ул бер үк вакытта шәһәр мэры һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарды. Васил Шәйхразиевның шәһәрнең лаеклы җитәкчесе булачагына чын-чынлап ышанам”, - диде ул.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да Васил Шәйхразиев кандидатурасын хуплады.
Шуннан соң муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына бердәнбер кандидат булган Васил Шәйхразиевка сүз бирелде. Ул кыскача гына соңгы 5 елда башкарган эшчәнлеге, шәһәр ирешкән казанышлар хакында сөйләде. Мисал өчен, 5 ел эчендә Чаллыда бер миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. Чаллы Бизнес-үзәкне файдалануга тапшырып, “сакаллы төзелешләр” белән бөтенләйгә хушлашты. Чаллы халкының күпьеллык хыялы тормышка ашты – Тантаналар сарае, ашыгыч ярдәм станциясе төзелде. Бу чорда Чаллыда 800 йортка ремонт ясалды, 700 лифт алыштырылды.
Аннары депутатлар яшерен тавыш бирүдә катнашты. Тәнәфестән соң хисап комиссиясе депутатларны тавыш бирүнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Тавыш бирүдә катнашкан 44 депутатның 39 ы Васил Шәйхразиев кандидатурасын хуплады, дүртесе каршы тавыш бирде, бер бюллетень яраксыз дип табылды.
Шәһәр советының чираттагы сессиясе 25 октябрьгә билгеләнде. Анда яңа сайланган шәһәр башлыгы ант бирәчәк, аның урынбасары билгеләнәчәк, даими комиссияләр исемлеге, президиум расланачак.