2012 елның сентябрендә Казанда Россия фармакологларының IV корылтае узачак

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Дарулар турында дөрес мәгълүмат бирү – даруларны сыйфатлы куллануга бер адым” темасына Халыкара конференция ачылды.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Дарулар турында дөрес мәгълүмат бирү – даруларны сыйфатлы куллануга бер адым” темасына Халыкара конференция ачылды. Аның ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов, кунаклардан –– Швециянең төп дарулар сәясәте Департаменты директоры Ганс Хогерзайл, АКШның Ауразия Медицина белем бирү программасы җитәкчесе, Сәламәтлек саклау өлкәсендә сәясәтне анализлау институты директоры Эдвард Бюргер, “Здоровый Скептицизм” сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләренең халыкара оешмасы директоры Питер Мансфилд, Россия фармакология буенча фәнни тикшеренүләр институты директоры Сергей Середенин һәм башкалар катнашты. Гомумән алганда, форумда дөньяның АКШ, Канада, Швеция, Һиндстан, Австралия, Яңа Зеландия, Россия кебек илләреннән 323 белгеч фикер алыша.
“Казанда даруларны дөрес куллануга багышланган конференция үткәннән биш ел вакыт узды. Бу вакыт аралыгында Россиядә һәм республикада фармакология, фармация өлкәсендә тикшеренүләр саны артты, даруларның сыйфатын яхшыртуда күп эшләр эшләнде. Бүгенге көндә халыкка дарулар турында бәйсез мәгълүматны җиткерү төп мәсьәлә булып кала. Бүген форумда белгечләр клиник медицинаның төрле өлкәләрендә дарулар куллануның нәтиҗәлелеге, фармация һәм медицина өлкәсендә белем бирү, белем бирү процессын мәгълүмат белән тәэмин итү, дарулар турындагы белем белән идарә итү кебек мәсьәләләрне күтәрәчәк. Хәзерге вакытта мәгълүматка өстенлек бирелергә тиеш. Конференция дарулар турындагы белем белән идарә итү мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Камил Зыятдинов.
Татарстан Хөкүмәте исеменнән конференциядә катнашучыларны Айрат Фәррахов сәламләде.”Форумда каралачак мәсьәләләр халыкта кызыксыну уята. Алар сәламәтлек саклау өлкәсен оештыручылар, фармация сәнәгате өчен актуаль булып кала. Мин ышанам: форумда фикер алышу вакытында дарулар турындагы мәгълүмат белән идарә итү өлкәсендә яраклы чишелешләр табылачак дип ышанам”, - диде министр.
Казан дәүләт медицина университетының фармакология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Айрат Зиһаншин әйтеп үткәнчә, элек медицина һәм дарулар турында мәгълүматка кытлык зур иде. Бүгенге көндә исә мәгълүматның артык күп булуы аннан дөрес файдаланырга комачаулый. Шуңа күрә даруларны сыйфатлы куллану турында мәгълүмат, дару ресурсларыннан дөрес файдалану табиб һәм пациенттан башка беркемнең дә тәэсиренә эләкмәсен иде. Ул шулай ук Россия фармакологларының фәнни җәмгыяте идарәсе карары белән дә таныштырды. Анда язылганча, 2012 елның сентябрендә Казанда Россия фармакологларының IV корылтаен үткәрү планлаштырыла.