Бүген Татарстанда “Изгелек терминалы” дип аталган хәйрия акциясе башланды

Әлеге акциянең максаты – мобиль элемтә, Интернет провайдерлар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итүче гадәти автоматлар аша авыру балаларга дарулар һәм башка кирәк-яраклар сатып алу, бик кыйммәт торучы операцияләр ясар өчен акча туплау
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстанда “Изгелек терминалы” дип аталган хәйрия акциясе башланды. Озак вакытка исәпләнгән, бик авыр хәлдәге балаларның хәлләрен җиңеләйтү максатыннан оештырылган әлеге чараның үзенчәлекләре турында журналистларга “Татмедиа” агентлыгында оештырылган очрашуда сөйләделәр.

ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, “Изгелек терминалы”ның максаты – мобиль элемтә, Интернет провайдерлар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итүче гадәти автоматлар аша авыру балаларга дарулар һәм башка кирәк-яраклар сатып алу, бик кыйммәт торучы операцияләр ясар өчен акча туплау.

Әлеге акцияне уздыру инициативасы белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм лейкемия авырулы балаларның Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды директоры Владимир Вавилов чыккан.

Т.Ларионова билгеләп үткәнчә, моңарчы терминаллар аша Россия күләмендә бара торган хәйрия акцияләрендә катнашырга мөмкин булган. Хәзер исә “Точка оплаты” җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә, “Казан банкы”на, “Татарстан почтасы”на һәм ТРның Мәгълүмати технологияләр үзәгенә караган 188 терминалда, Татарстанның үз балаларына ярдәм йөзеннән, акча кертергә була. Казанда мондый - 130, Яр Чаллыда – 11, Әлмәттә һәм Азнакайда – алтышар, Түбән Камада биш терминал бар. Автоматларны Яшел Үзән, Алабуга, Саба, Баулы һәм башка районнарында да табарга була. Үзең теләгән балага ярдәм итү өчен, автоматның меню өлешендә республикада Хәйрия елын уздырганда чыгарылган сары төстәге эмблеманы табу да җитә. Матбугат очрашуы вакытында журналистларга әлеге балалар турындагы мәгълүмат та тараттылар. “Ак барс Созидание” хәйрия фонды рәисе Әлфия Вәлиева хәбәр иткәнчә, җыелган акчалар “Балага ярдәм ит” дип исемләнгән махсус исәп-хисап счетында тупланып бара.

Т.Ларионова сүзләренчә, балаларга операцияләр ясау өчен бик зур суммадагы акчалар таләп ителә. Ә республика бюджеты бу чыгымнарны күтәрә алырлык хәлдә түгел. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева белдергәнчә, катлаулы операцияләрне ясаганда табиб-хирургларның хезмәте артык югары бәяләнми, төп чыгымнар операция өчен кирәк-яракларга, даруларга китә. Аларның бәясе 25-30 меңнән алып 600 мең сумга кадәр җитә, гомер буе кияргә яраклы протезлар исә 1 – 1,5 млн. сумга төшә. Тагын шунысы да бар: бик кирәкле кайбер дарулар Россиядә теркәлү узмаган, аларны чит илләрдән индивидуаль рәвештә алып кайтырга кирәк.

Р.Голубева сүзләренчә, ел саен 70-87 балада яман шеш авырулары табыла. Бүгенге көндә республикада лейкемия авырулы 37 бала исәпләнә. Бер курс дәвалану узу өчен бер балага елына 3-5 млн. сум акча кирәк.

Т.Ларионова аңлатып үткәнчә, әлеге терминаллар аша 8 балага ярдәм итәргә мөмкин, ләкин бу чик түгел. Исемлекләр даими яңартылып торачак. Кайсы балаларның югары технологияле медицина хезмәтенә мохтаҗ икәнлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәчәк. “Монда тулысынча тикшерелгән мәгълүмат урнаштырылган, бу эш белән шөгыльләнүчеләр – бигрәк тә ТР Президенты карамагындагы Хәйрия советы моның өчен җавап тота”, - дип белдерде Т.Ларионова.