ТР наркологик диспансерларында наркоманиядән интегүче 9 мең 323 кеше исәптә тора

2008 елда наркотиклар аркасында 136 кеше “ак үлем” белән очрашкан
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2008 елның 1 октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанның наркологик диспансерларында наркомания белән авыручы 9 мең 323 кеше учетта тора. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 5,9 процентны тәшкил итә (наркоманиядән интегүчеләр 522 кешегә арткан). Бу хакта бүген “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Наркоманиягә каршы көрәштә ММЧ һәм иҗтимагый оешмаларның роле” темасына республика видеоконференциясендә Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, 90 нчы елларда наркомания авыруы корбаннарының еллык үсеше 30 процентка кадәр булса, хокук саклау органнары, җәмәгатьчелекнең активлыгы нәтиҗәсендә бу күрсәткечне 3 процентка кадәр киметүгә ирешелә. Хәзер менә тагын үсеш күзәтелә. Быел “наркотик матдәләрдән бәйлелек” синдромы 706 кешедә ачыкланган. Илгиз Миңнуллин наркоман-авыруларның саны артуын, авыруларның учеттан төшерелмәве белән аңлата. “Наркотиклар аркасында үлемгә дучар булучылар саны кими бара. 2008 елда 136 үлем очрагы теркәлгән, узган елның шушы чорында ул 186 га тәңгәл иде”, - ди ТР буенча наркоконтроль идарәсе башлыгы.
Илгиз Миңнуллин билгеләп узганча, Бөгелмәдә наркоманнар 100 мең кешегә 524 нисбәтендә, Яр Чаллыда 100 мең кешегә – 515, Казанда – 300, Яшел Үзәндә 294 наркоман туры килә. Кайбыч, Чүпрәле, Аксубай, Әлки, Әтнә, Балтач, Тәтеш, Арча районнарында наркомания диагнозы белән гомумән бер кеше дә теркәлмәгән.