Дәүләт корылышы комитеты депутатлары җирле үзидарә белән бәйле закон проектларын карады

Әлеге законнарның күпчелеге Татарстан законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары җирле үзидарә белән бәйле закон проектларын карап, беренче укылышка әзерләде.
Депутат Валентина Липужина тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” закон проекты республика законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән. Федераль законга үзгәрешләр керү белән, “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” ТР Законының 13 нче маддәсенә дә үзгәреш кертү зарурлыгы туган. Әлеге үзгәреш теге яки бу гражданин муниципаль хезмәткә кергәндә тутыра һәм имза сала торган анкета формасын башкарма хакимиятенең РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән вәкаләтле органы раслау белән бәйле.
Икенче закон проекты исә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законының 30 нчы маддәсенә үзгәреш кертүгә кагылышлы. Парламентның матбугат үзәге мәгълүматына караганда, яңалык муниципаль хезмәтне хокукый яктан көйләү федераль законнарга һәм алар нигезендә кабул ителгән республика законнарына, муниципаль берәмлекләрнең уставларына һәм башка муниципаль хокук актларына таянып башкарылуыннан гыйбарәт.
Беренче укылышка чыгарыла торган “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР закон проекты исә парламентка ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән. Әлеге закон проекты белән дәүләт хакимиятенең республика башкарма органының үзәк аппарат структурасына департаментлар, идарәләр белән берлектә бүлекләр дә керә алуы күрсәтелә.