2009-2011 елларда бюджетара көйләнештә берничә үзенчәлек барлыкка килә

Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга дотация, субсидия һәм субвенцияләр рәвешендә 2009 елда – 21 832, 1 млн. сум, 2010 елда – 20 208, 3 млн. сум, 2011 елда 17 255, 2 млн. сум күләмендә акча җибәрергә ниятлиләр
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын беренче укылышка әзерләде. Алдагы елларга Татарстан бюджетының үзенчәлекләре һәм башка еллардан аермалы яклары белән ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева һәм ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты колачлаган өлкәләргә килгәндә, бюджеттагы үзгәрешләрнең берсе җирле үзидарә һәм бюджетара мөнәсәбәтләр белән бәйле законны тормышка ашыруның күчеш чоры тәмамлануга кагылышлы. Шулай итеп, 2009-2011 елларда бюджетара көйләнештә берничә үзенчәлек барлыкка килә.
2009 елдан алып республиканың яңа төзелгән 12 поселениесе - Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай һәм Тукай районының Круглопольское поселениесе икътисади потенциал белән мөстәкыйль бюджетлар төзи. 2009 елдан Татарстан Республикасының бюджет системасы 998 җирле бюджетны үз эченә ала.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2009-2011 елларда бюджетара трансфертларны РФ һәм РТ Бюджет кодекслары нигезендә бүлү көтелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга дотация, субсидия һәм субвенцияләр рәвешендә 2009 елда – 21 832, 1 млн. сум, 2010 елда – 20 208, 3 млн. сум, 2011 елда 17 255, 2 млн. сум күләмендә акча җибәрергә ниятлиләр.
Моннан тыш, 2009 елда - муниципаль район бюджетларын тигезләү өчен, өстәмә нормативлар буенча, физик затлар керем салымнан табыштан - 4 млрд. сум, 2010 елда – 4, 6 млрд. сум, 2011 елда 5,5 млрд. сум күләмендә акча күчерү көтелә.
Алдагы еллар бюджетының тагын бер яңалыгы муниципаль районнар һәм шәһәр округлар бюджетларына, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланып, патент бәясе рәвешендә алына торган салымнан килгән керемнәрне тулысынча бирү белән бәйле. Бу гамәл җирле бюджетларны ныгытыр дип көтелә.