Татарстан Диния нәзарәте дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга ярдәм җыю игълан итте

Татарстанның джиу-джитсу федерациясе президенты яман шеш белән көрәшә.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең хәйрия фонды танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга ярдәм өчен акча җыю игълан итте.  

Татарстанның джиу-джитсу федерациясе президенты, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә. Анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.

Айрат Кәлимуллинга Бакудагы махсус онкология клиникасында (Центр ядерной медицины) авыруны җиңеп чыгарга ярдәм итәрләр дигән өмете бар. Биредә 3 дәвалану курсын узарга кирәк. Курсның һәрберсе 600 000 сум тора. Шул рәвешле, тулы дәвалану курсларын үтәр өчен аңа 1 800 000 сум акча таләп ителә.

Айрат Кәлимуллин, актив тормыш рәвешен алып барса да, икенче төркем инвалид булып тора һәм клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзе капларлык хәлдә түгел, диелә бу хәбәрдә.