Сабада күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлегендәге йортларга газ керттеләр

Ике йортка газ Россия Президенты В.Путинның социаль газлаштыру программасы нигезендә кертелде.

(Саба, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районында «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре катнашында истәлекле вакыйга булды. Юлбат авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлегендә яңа газүткәргеч файдалануга тапшырылды.

Яңа урамда беренчеләрдән булып Гатауллиннар һәм Сәйфуллиннар йортлары газга тоташтырылды. Алар моңарчы өйләрен, аена унар мең сум һәм артыграк та түләп, газ ягып җылытканнар.

«Үзем дә, ирем дә авыл хуҗалыгы тармагында эшлибез. Безнең йорт агросәнәгать программасы буенча төзелде. 2020 елның март ахырында   күчтек. Кышны электр белән җылытып чыктык. Ут сүнсә, чәй дә кайнатып эчә алмый идек. Шуңа да газ бирелүен түземсезлек белән көттек. Бүген бик шатлыклы  көнебез. Республика, район җитәкчеләренә бик рәхмәтебез», — диде «Юлбат» предприятиесе ашханәсендә эшләүче Тәнзилә Гатауллина.

Алар тормыш иптәше — терлекчелек фермасы операторы Илмас белән ике кыз үстерәләр. Камилә мәктәп укучы, Язилә бакчага  йөри. Тантана барышында район башлыгы Рәис Миңнеханов аларны да бүләксез калдырмады. Гомумән тау башындагы Мәктәп урамын яшь гаиләләр барлыкка китергән.

«2021 елда алты йортка 4 бала туды, әле тагын бер бәби көтелә. Өйләребездә барлык уңайлыклар да тудырылган. Инде арендага бирелгән йортларны газлаштыру да тизләнсен  иде», — дип сөйләде яшь әниләр исеменнән Дилбәр Садыйкова.

Ике йортка газ Россия Президенты В.Путинның социаль газлаштыру программасы нигезендә кертелде. Ягъни шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең җир кишәрлеге чигенә кадәр китерелгән газ өчен бер тиен дә акча түләргә тиеш түгел. Чыгымнарны «Газпром» җәмгыяте генераль үз өстенә ала, йорт хуҗасына  «зәңгәр ягулык”ны ягу миченә кадәр китереп җиткерәсе генә кала. 

«Бүген сезнең авылда зур бәйрәм. „Сабагаз“ идарәсе коллективына зур рәхмәт, чарага тиешенчә әзерләнгәннәр. Файдалануга 1,7 километр үткәргеч тапшырылуы нәтиҗәсендә авылда потенциаль 37 йорт газга тоташа ала. Гомумән, республикада бу  программа уңышы гамәлгә ашырыла. Без 2021 елда социаль программа буенча 1700 йортны газ белән тәэмин итәргә уйлыйбыз», — дип сөйләде «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов.