news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан прививка ясатучылар арасындагы лотерея җиңүчеләре билгеле

Җиңгән сертификат номерлары «Бонус за здоровье» сайтына урнаштырылган.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирустан вакцина ясаткан өчен 100 мең сумга ия булучы беренче җиңүчеләр ачыкланды.

Лотерея Россия Хөкүмәте карары белән июль аенда башланып киткән иде. Җиңгән сертификатларның номерлары проектның «Бонус за здоровье» сайтына урнаштырылган. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында да белергә була.

Җиңүче итеп 1 мең россияле сайланачак. 14 октябрьдә лотереяны икенче тапкыр уйнаталар.

Исегезгә төшерәбез: Министрлар Кабинеты бүген иртән призларның беренче уйнатылышы башлануын хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100