«Абилимпикс» финалисты агач осталыгы сәнгате буенча мастер-класс уздырачак

10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша алачак чара «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды остаханәсендә узачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрь көнне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының остаханәсендә агач остасы сәнгате буенча мастер-класс узачак. Анда 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.

«Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалисты Александр Казаков балаларга агач белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк, алар бергә телефон өчен агач аскуйма ясаячаклар.

Александр барлык агач токымнары — юкә, усак, нарат, чыршы, каен һәм хәтта алмагач белән диярлек эшли. Башлангыч белемнәрне мастер үзе агачка уеп ясалган бизәк төшерү түгәрәгендә алган, аннары агач остасы — җиһаз җыючы булырга укыган.

Түләүсез дәрес 15:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3нче йорт адресы буенча фонд остаханәсендә узачак. Катнашу өчен алдан түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7 (84-32) 36-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.