Татарстанда көзге сайлау көннәрендә 3,3 миллионнан артык битлек файдаланылган

Татарстанның барлык 2,8 мең сайлау комиссиясе шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстанда көзге сайлау көннәрендә тавыш бирүчеләрнең иминлеге өчен 3,3 млн данәдән артык медицина битлеге һәм 2,9 млн бер тапкыр кулланыла торган перчатка файдаланылган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау-2020 авырулар буенча профилактика, гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итү буенча җитди эш белән истә калачак. Эпидемиягә каршы күрелә торган чаралар кирәклеген аңлату буенча халык белән мәгълүмати эш алып бару өчен дә күп көч кирәк булды. Гомумроссия тавыш бирү вакытындагы кебек үк, уртак тырышлык белән без сайлауларда катнашучыларның: сәламәтлекләре янә иминиятләштерелгән сайлау комиссияләре әгъзаларының, күзәтүчеләрнең, медицина хезмәтләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, беренче чиратта сайлаучыларның сәламәтлеген тәэмин итә алдык», — диде Кондратьев.

Аның сүзләренчә, барлык 2,8 мең сайлау комиссиясе дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Участокларны дезинфекцияләү өчен 428 санитар хезмәт хезмәткәре, 286 берәмлек җиһаз җәлеп ителгән. Сайлау участокларын эшкәртүнең гомуми мәйданы 450 млн квадрат метр тәшкил итте.

  • Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук ике округ буенча Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.