Азык-төлек департаментында мәктәптәге иртәнге ашта нинди ризыклар булуын сөйләделәр

Бушлай иртәнге аштан тыш, укучыларга ике комплекс, сөтле иртәнге аш һәм көндезге аш та тәкъдим ителә.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Уку елы башланганнан бирле Татарстандагы барлык мәктәпләрдә дә башлангыч сыйныф укучыларына бушлай иртәнге аш ашаталар. Иртәнге ашка нинди ризыклар кергәне турында «Татар-информ»га Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының корпоратив коммуникацияләр директоры Юлия Юнысова сөйләде.

«Бушлай туклануга төп ризык, салат һәм яшелчәләрдән кабымлык, эчемлек һәм ипи керә. Атнага берничә мәртәбә балаларга җиләк-җимеш тәкъдим ителә. Мондый иртәнге аш 51 сум 85 тиен тора. Әгәр балалар мәктәпкә озайтылган көнгә кала икән, аларга түләүле өстәмә ашау таләп ителә», — диде ул.

Юлия Юнысова әйтүенчә, 1 сентябрьдә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты иртәнге ашка сөткә пешкән ботка, сырник һәм эремчек запеканкасы, шулай ук көндезге аш та тәкъдим итә. Бу ике позиция 30 сум тора. Озайтылган көн мәктәбендә укучылар сөтле иртәнге ашый ала, бушлай төшке аш ала, ә төштән соң тагын тукланалар.

«Төп бушлай тукланудан тыш, балалар озайтылган көн мәктәбендә сөтле иртәнге аш һәм көндезге аш сайлый ала. Шулай ук кече сыйныфларда укучыларга без 69 сумга яки 45 сумга комплекслар тәкъдим итәбез», — диде спикер.

Әти-әниләр класс җитәкчесе белән бергә балаларга туры килгән ризыкларны сайлый. Балаларга бушай иртәнге аш мәктәптәге расписаниегә бәйсез рәвештә бирелә. Һәрбер уку йортының администрациясе үзенең индивидуаль графигын төзи. Пандемия шартларында мәктәпләрдә туклану графигы үзгәрде, хәзер балалар ашханәгә билгеле бер вакыттан соң, зур булмаган партияләр белән керә.