Атна башында Татарстанда җилле һава торышы сакланачак

16 сентябрьдә җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 16 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.Иртәгә республикада яңгыр яву ихтимал. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +12..+17 градус булачак.