15 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Театр артистлары Кәрим Тинчурин истәлегенә чәчәкләр салды, Бердск шәһәрендә XII Себер татар яшьләре фестивале була.

Камал театры бер кичтә төн уртасына кадәр өч спектакль күрсәтәчәк / Антрактларда милли аш-су үрнәкләре, дизайн-маркет, музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм әңгәмәләр була.

Театр артистлары Кәрим Тинчурин истәлегенә чәчәкләр салды / "Догаларыбыз Кәрим аганың рухына дога булып ирешсен", - диде Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Удмуртиядә Советлар Союзы герое Закир Солтановка һәйкәл ачылды / Сугыштан соң, Закир Солтанов Свердловск өлкәсендә эчке эшләр органнарында эшли, лаеклы ялга чыккач, Херсон шәһәренә күчә.

Бердск шәһәрендә XII Себер татар яшьләре фестивале була / Фестивальдә Россиянең һәм Казахстанның 20 дән артык шәһәреннән килгән 16-35 яшьлек актив һәм иҗади яшьләр катнаша.

Казан галимнәре кешене дәвалауда күзәнәк ысулын куллану өлкәсендә ачыш ясаган / Алар кәүсәр күзәнәкләрне җәрәхәтләнүгә түгел, бәлки берничә атнадан соң күчерү нәтиҗәлерәк дип саный.

“Хәрәкәт-2019” бәйгесе җиңүчеләре Мәскәүдә Татар яшьләре көнендә игълан ителә / Җиде номинациядә иң яхшы проектлар бүләкләнәчәк.

Кәрим Тинчурин паркында бәйрәм театрның 86нчы сезоны ачылуга багышланды / "Халык белән гади итеп аралашып, күзгә-күз карап, җырлатып эшләү ул тагын да күңелле", - диде Резидә Төхвәтуллина. 

Академик Әгъдәс Борһанов шәхси китапханәсен Сарабиккол мәктәбенә васыять иткән / Гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә яшәгән академик китапханә архивының бер өлеше туган авылындагы мәктәптә булуын теләгән.

Татарстанда яшәүче иң өлкән кешегә 108 яшь тулды / Анна Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районының Каймар авылында туган.