Рус география җәмгыяте дайверлары Татарстанда Идел төбендә баткан судноларны эзли

Тикшеренүләрнең максаты - баткан объектларның әйләнә-тирә мохит өчен экологик куркынычсызлыгын билгеләү

  (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда “Локомотив” пляжында Рус география җәмгыяте дайверлары Татарстанда Идел төбендә баткан судноларны эзли. Суга чумлауда ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов та катнашты.

Рус география җәмгыятенең ТР буенча рәисе Дмитрий Шиллер сөйләвенчә, Идел төбендә катастрофа китереп чыгарырга мөмкин булган күпсанлы корабльләр бар, шул ук вакытта бу дөреслеккә туры килми дигән имеш-мимешләр һәм легендалар йөри. Хәзер бу сорауга төгәл җаваплар юк. Рус география җәмгыятенең ТР буенча бүлеге ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән бергә Идел төбен тикшерү буенча яңа проектны гамәлгә куярга карар итте.

Судноларның яту ноктасын 3D-сканер ярдәмендә билгеләргә, аннары бу нокталарда чумларга һәм дайверлар су үрнәген алырга тиеш. Соңыннан алар су үрнәкләрен лабораториягә тапшыра, ә анда белгечләр баткан судноның әйләнә-тирәгә йогынтысын, экологик куркынычсызлыгын билгеләячәк. Кайбер судноларны су астыннан алмыйча җиңелчә шартлату белән юкка чыгарырга мөмкин. Мондый карар аз чыгымлы һәм проблемасы да аз булачак, дип белдерде Дмитрий Шиллер.
Аның сүзләренә караганда, бу сынау проекты, аңа акча аз күләмдә бүлеп бирелгән. Суднолар яту мөмкин булган өч ноктаның да Казанда булуы ачыкланган, бу тикшеренү процессын сизелерлек арзанайта.

Елның бу чорында күз күреме начар булу сәбәпле, дайвелар бу нокталарга кышын да чумлаячак, ул Идел төбендә судноның ятуы яки ятмавы буенча видеоматериал җыю өчен кирәк.

“Без фәнни бергәлек өчен дәлилләр базасы җыябыз, алар ярдәмендә судноның төгәл төбәккә йогынтысын ачыкларга мөмкин булачак. Галимнәр төгәл вәзгыятьне күз алдына китергәч, нинди чаралар күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тикшеренүләр экология мәсьәләсендә нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә икәнлеге буенча республикадан тыш башка төбәкләргә дә ярдәм итәчәк”, - диде Рус география җәмгыятенең ТР буенча рәисе.

Дайверлар Дмитрий Сидоров, Артем Куликов һәм Рамил Низамов “Локомотив” пляжы ярыннан берничә дистә ераклыкта чумладылар. Алар су астында ярты сәгать чамасы булды. Рамил Низамов сөйләвенчә, алар өчәүләп 9 метр тирәнлеккә чумган.

Биредә күз күреме 20 см тәшкил иткән, дайверлар бер-берсен күрмәгән диярлек.

“Куелган бурыч буенча Идел төбе тикшерелгән, су үрнәге алынган. Якынча 30 метр радиуслы территориядә бер нәрсә дә табылмаган, сулык төбе комлы, чиста. Биредә берни тапмадык, башка нокталарга барабыз”, - дип белдерде Рамил Низамов.