Нурлатта сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә меңнәрчә агач утыртылачак

Инициатива район ветераннар иќтимагый оешмасыннан булган

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлат районы ветераннар иҗтимагый оешмасы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, район һәм шәһәр җирлегендә сугышта һәлак булган якташлары истәлегенә 15 меңнән артык агач утыртырга дигән тәкъдим белән чыкты. Җәмәгатьчелек әлеге тәкъдимне күтәреп алды: агачларның 11 меңнән артыгы апрель аенда ук утыртылды да инде, дип белдерә “Дуслык”басмасы.