news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планнан 55 процент торак файдалануга тапшырылды

Фәрит Хәнифов республикада төзелеш программаларының барышы турында хисап тотты.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанда планнан 55,4 процент торак файдалануга тапшырылган - бу 1 млн 650,2 мең кв. метр торак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 777 тикшерү уздырган һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3,625 миллион сум штраф түләтү турында 91 карар чыгарган.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестиция программасы буенча 1439 фатирлы 53 йорт буенча хисап тотты. Тагын 77 объект төрле әзерлек дәрәҗәсендә.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 177 йорттан 76 йорт, шәхси торак төзелеше буенча 10,68 мең йорттан 7 714 йорт файдалануга тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100