news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан лагерьларында ике сменада 33 меңнән артык бала ял итте

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 1 июльдә башланды.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Беренче июльдә башланган җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында Татарстан лагерьларында 33 меңнән артык бала ял иткән. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2020 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан алып, республика лагерьларында ике сменада 33 мең кеше ял итте. Беренче сменадан 14 меңнән артык кеше, икенчесендә 19 меңнән артык балалар һәм яшүсмерләр», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан лагерьларында профильле сменаларга басым ясала. Алар мәгариф, иҗат, спорт, патриотизм, экология темаларына юнәлдерелгән.

2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында балалар лагерьларына таләпләр өстәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100