news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзек булмау сәбәпле, «Мостай Кәрим» пассажир теплоходы беренче рейска чыкмаган

Теплоходка 329 пассажир сыя.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). «ВодоходЪ» компаниясе Санкт-Петербург — Мәскәү маршруты буенча 10-16 августка планлаштырган «Мостай Кәрим» теплоходы круизын кичектерде. Бу теплоходның винт-руль колонкасының техник төзексезлегенә бәйле. Хәзер теплоход Санкт-Петербургта, анда төзексезлекне бетерү буенча оператив эш башкарыла. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Теплоходның төзексезлеге сәбәбе аныкланмый, әмма белгечләр бу завод брагы, эксплуатацияләгәндә хата яки су төбенә тиеп винтларга зыян килгән булырга мөмкин дип аңлата.

«Мостай Кәрим» пассажир теплоходы 2019 елда Түбән Новгородның «Кызыл Сормово» верфында төзелә һәм соңгы 60 елда Россиядә төзелгән беренче зур пассажир лайнеры булып санала. Уңайлыклар тудырылган дүрт палубалы судно югары технологияле навигация җайланмасы белән җиһазландырылган һәм 22,5 км/сәг тизлектә йөзәргә сәләтле. Теплоходның озынлыгы — 141 метр, киңлеге — 16,82 метр. Теплоходка 329 пассажир сыя. Лайнер биш йолдызлы кунакханә дәрәҗәсенә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100