news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә яшәүче үз акчасына балалар өчен уен мәйданчыгы ясап куйган

Элек Александр Самаркин «Сельхозтехника»да эретеп-ябыштыручы булып эшләгән.

Тәтештә яшәүче үз акчасына балалар өчен уен мәйданчыгы ясап куйган
http://tetyushy.ru/

(Тәтеш, 15 август, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Галина Тазетдинова). Тәтеш районының Производство урамында балалар вакытларын уздырырга ярата торган урында яңа мәйданчык барлыкка килгән. Аны үз йорты янәшәсендә Александр Самаркин ясап куйган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Төзелешне мин әле оныгым туарга ­тиешле вакытта ук уйлап куйдым, хатыным Елена хуп­лады. Безнең урам зур түгел, тыныч, балалар бар, ә аларга уйнарга урын юк, барысы да юлга йөгереп чыгарга омтылалар. Башта таучык ясадым, аннары комлык, шуннан соң баскыч, таганнар, карусель. Баганалар нык һәм куркынычсыз булсын өчен аларны утырту өчен бетон эшләрендә күршем Илшат Сабирҗанов ярдәм итте», — дип сөйләде Александр Самаркин.

Тәтешле үзенең төзелеш материалларын сайлаган, кайбер нәрсәләрне сатып алган, ә эшләү осталыгы турында әйтеп торырга да кирәкми, элек ул «Сельхозтехника»да эретеп-ябыштыручы булып эшләгән. ­

«Монда нинди катлаулылыгы булсын, тимер бар, эш ко­рал­­­лары шулай ук, аласың, бөклисең, такталар бер­кетәсең, буй­ыйсың, эскә­мияләр әзер», — дип фикер йөртә Александр Самаркин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100