news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә фондында ТАССР оешуының беренче елларына кагылышлы фотолар табылган

Документлар Казан дәүләт университетының география факультеты укытучысы һәм деканы Галим Фазлуллин (1904-1976) җыентыгы составында саклана.

Милли китапханә фондында ТАССР оешуының беренче елларына кагылышлы фотолар табылган

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган тарихи документларны планлы өйрәнү һәм тасвирлау барышында Татарстан АССР оешуының беренче елларына кагылышлы яңа фотосурәтләр табылган. Бу турыда Татарстан Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документлар Казан дәүләт университетының география факультеты укытучысы һәм деканы Галим Фазлуллин (1904-1976) җыентыгы составында саклана. 1924-1931 елларда Галим Фазлуллин Халык Комиссарлары Советы һәм ТАССР Үзәк Башкарма комитеты аппаратында эшләгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100