Чирмешән районының Туймәт авылында «Сәнәк сугышы»нда һәлак булганнарны искә алдылар

Алар рухына корбан чалып, ачык һавада табын әзерләделәр.

(Чирмешән, 15 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылында 1920 елда «Сәнәк сугышы»нда һәлак булган корбаннарны искә алдылар, Бу канлы вакыйгага нәкъ 100 ел вакыт узган. Хәзерге буын аның турында өлкәннәрдән ишетеп кенә белә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Туймәтем — туган ягым» китабында да 1920 елның февралендә булган вакыйга турында кыска гына мәгълүмат бар. Әрәмәлектә сигез кыз күмелгән каберлек турында да күпләр моңа кадәр белмәгәндер.

1920 елның февралендә Бәркәтә авылында «Сәнәкчеләр фетнәсе» күтәрелә. Алар үзләрендә генә түгел, күрше-тирә авыллардагы «камуннарны» да рәхимсез рәвештә җәзалыйлар. Менә шул сәнәкчеләр Туймәт аша узганда бу кызларны мәсхәрәләп үтергәннәр, ди.

Авылның имамы Ильяс хәзрәт Әһлиуллин бу изге урынны тәртипкә китерү һәм Туймәтнең тарихын яшь буынга җиткерү ниятен тәкъдим итә. Ә авыл халкы, актив яшьләр моны күтәреп ала. Берничә атна эчендә әрәмәлек ярындагы зур булмаган бер тигез җирдәге бу каберлеккә чардуган куеп, мәгълүмат тактасы урнаштыралар, монда төшү өчен сукмак һәм култыксалар да ясап куялар.

Бу кабергә җирләнгән кешеләрнең төгәл кем икәнен белүче юк. Башлаган эшне ахырына җиткерү нияте белән алар рухына нәзер корбаны чалына. Бу изге эшнең дә иганәчесе Рамил Кәримов. Авыл Советы җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларга корбан итеннән пылау, казанда шулпа пешерде.

Корбан итен балаларга да авыз иттерделәр. Ә авылның өлкәннәре каберлек янында дога укып, корбаннар рухына ирештерде. Һәркем үзенә йөкләнгәнне башкарып, изге эшкә үз өлешен кертте.

Коронавирус вәзгыяте сәбәпле, чарада катнашучылар күп булмады. Корбан шулпасын авыз иткәндә авылдашлар киләчәккә планнар турында да сөйләшергә җай таптылар. Картлар сөйләве буенча авылда изге урыннар тагын бар, аларны да төзекләндереп, белгән кадәр тарихларын яшьләргә җиткерергә дигән фикергә килделәр.