Азнакайда блоклы-модуль котельный ачылды

Монда барысы да автоматлаштырылган.
(Азнакай, 15 август, "Татар-информ",  "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда блоклы-модуль котельный ачылды. Котельняда аерым хезмәткәрләр эшләми. Монда барысы да автоматлаштырылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Яңа бина Лобачевский ур. 1, 5 , 5 нче, Нахимов ур., 2, 4 нче, Нефтьчеләр ур. 27, 30, 36 нчы, Солтангалиев ур., 25, 25 а күп фатирлы йортларга, балалар бакчаларына, спорт учреждениеләренә хезмәт күрсәтәчәк.Биредә яшәүчеләрнең шатлыгын бу көнне район башлыгы Марсель Шәйдуллин да уртаклашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде." Бу барыбыз өчен дә күптән көтеп алынган вакыйга. Алга таба биредә җылылык, кайнар су белән тәэмин ителештә проблема булмас дип ышанып калабыз. Гаиләләребездә һәрчак иминлек хөкем сөреп, җылы фатирларда яшәргә язсын", – диде җитәкче.Барлык мәгълүмат үзәк котельнядан гына “күзәтелә”.