Сентябрь ахырына кадәр Казанда Даурия урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнде

Даурия урамында, Рихард Зорге урамыннан Универсиада проспектына кадәр, төзекләндерү эшләре башкарыла.
(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Сентябрь ахырына кадәр Казанда Даурия урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнде. Бу хакта мэрия сайтында хәбәр ителә.Казанда 30 сентябрьгә кадәр Даурия урамында, Рихард Зорге урамыннан Универсиада проспектына кадәр, транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнде. Биредә төзекләндерү эшләре башкарыла.