Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр явачак

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). 16 августта төнлә һәм көндез Казанда һәм Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җилнең тизлеге 17 м/с ка кадәр, ә яшен вакытында секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Көндез кайбер районнарда яңгыр һәм боз явуы ихтимал.