Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә

Яшен вакытында җилнең көчәю ихтималы бар.
(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 16 августка алмашынучан болытлы һава торышы булачагын җиткерә.
 
Урыны белән, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Яшен вакытында төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
 
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы +11..+16, көндез максималь температура +20..+25 градус җылы булачак.
 
Казанда төнлә – +14..+16, көндез исә +22..+24 градус җылы булыр дип фаразлана.